Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Авто белән идарә итү хокукын кемгә тапшырырга мөмкин һәм ышаныч кәгазе кайчан кирәк була

Автомобиль белән идарә итү хокукын башка кешегә тапшыру өчен, бу кешене ОСАГОга кертергә, яки «чикләүләрсез» тариф рәсмиләштерергә кирәк

Татарстанда яшәүчеләр машина белән идарә итү хокукын теләсә кайсы кешегә: гаилә әгъзасына, дустына яки танышына бирә ала. Бу нинди очракларда мөмкин һәм машина йөртүче нинди критерийларга туры килергә тиеш – «Татар-информ» материалында.

Транспорт чарасы белән кирәкле категориядәге машина йөртү таныклыгы булган, шулай ук рульгә утырырга комачаулый торган башка чикләүләре булмаган (мәсәлән, исерек хәлдә) кешеләр идарә итәргә хокуклы.

Автомобиль белән идарә итү хокукын башка кешегә тапшыру өчен, бу кешене ОСАГОга (машина йөртүчеләр исемлеге чикләнгән полис булган очракта) кертергә, яки «чикләүләрсез» тариф рәсмиләштерергә кирәк.

Нинди очракларда ышаныч кәгазе кирәк

Ышаныч кәгазе башка кеше машина белән юридик гамәлләр башкарган очраклар өчен генә кирәк булачак. Мәсәлән, техник тикшерү узганда, автобильне сатканда яки исәпкә куйганда.

Башка очракларда, аерым алганда, автомобиль белән идарә итү хокукы өчен ышаныч кәгазе таләп ителми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев