Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Авылның җенси азгынын 17 елга утырттылар

Татарстан Югары суды тарафыннан 39 яшьлек Сергей Варакин 17 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул аны кырыс режимлы төзәтү колониясендә уздырачак.

Моннан тыш, ул 20 ел дәвамында балалар белән бәйле эшчәнлек тә алып бара алмаячак. Ул РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе 5 нче бүлеге буенча гаепле дип табылган.

Суд тарафыннан ачыкланганча, 2014-2015 елларда ул Югары Ослан районының бер авылында үзе белән яшәүче хатын-кызның ике кечкенә баласына һәм күрше авылдан булган бер кечкенә балага берничә тапкыр бәйләнә - җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла.
Суд утырышы ябык режимда узган. Прокуратура вәкиле аны 20 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган булган.
Фото: rodina

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250