Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Авыл стажы»на кемнәр хокуклы?

Авыл хуҗалыгы стажы өчен пенсиягә өстәмә түләүләр Татарстан Республикасы пенсионерларының социаль хәлләрен яхшыртуда әһәмиятле роль уйный.

Татарстан Республикасында эшләүче 45 620 кеше авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү ала. Әлеге хокукка картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе алучы, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булган эшләмәүче пенсионерлар ия. 
«Авыл стажы» өчен өстәмә түләү картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. 2024 елда ул 2033, 72 сумга тигез. 

Авыл хуҗалыгы стажы өчен пенсиягә өстәмә түләүләр Татарстан Республикасы пенсионерларының социаль хәлләрен яхшыртуда әһәмиятле роль уйный.

Тиешле хезмәт стажын шәһәрдә туплап, аннары авылга яшәргә күченеп кайткан пенсионерлар әлеге хокуктан файдалана алмый. Ә инде гомер буе авыл җирлегендә хезмәт итеп, аннары шәһәргә күчкән пенсионерлар өчен ташлама алу хокукы саклана.

«Авыл» стажына Россия Федерациясе, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр — элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында үсемлекчелек, терлекчелек яисә балык үрчетү тармаклары һөнәрләре һәм вазифаларында эшләү керә.

 Әлеге исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. Гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлектә совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл стажы