Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Аз керемле гаиләләргә түләүләрне бала балигъ булганчы озайтырга тәкъдим иттеләр

Гамәлдәге законнар буенча, мондый түләүләр бала 17 яшькә җиткәч туктатыла

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов аз керемле гаиләләргә балаларга бердәм пособие түләү вакытын 18 яшькә кадәр озайту инициативасы белән чыкты. 

Документка аңлатма язуында «бердәм пособиенең гамәлдә булу өлкәсен киңәйтергә һәм аны бала 18 яшькә җиткәнче керемнәре аз булган гаиләләргә түләргә кирәк, дип саныйбыз, дип күрсәтелгән.

Гамәлдәге законнар буенча, мондый түләүләр бала 17 яшькә җиткәч туктатыла, дип яза «Татар-информ».

«2023 елның 1 гыйнварыннан 17 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга, шулай ук йөклелекнең иртә срогында медицина оешмаларына исәпкә баскан хатыннарга бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә айлык пособие кертелде. 17 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособие – ул бер кешегә уртача җан башына кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чарасы», – дип төгәлләштерелә аңлатма язуында.

Инициатива мохтаҗ гаиләләргә ярдәмне көчәйтүгә һәм балигъ булганчы социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев