Җәза гына бирергә түгел, ярдәм дә итәргә
Егерме елга якын районыбызда балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе — КДН эшләп килә.
Анда төрле яшьтәге һәм төрле гаиләдән булган балаларны күрергә туры килә. Кайчак, баласының эшләгән эше өчен әти-әнисе кызарып утыра, ә кайчак, исерек әти-әнисеннән оялып, бала үзен кая куярга белми. Әлеге комиссиядә бүгенге көндә ике кеше эшли, баш белгеч — Миләүшә Гыйләҗева һәм әйдәп баручы белгеч — Гөлшат Шафикова.
— Миләүшә Равилевна, КДН комиссиясе белән таныштырып узыгызчы?
— Балтач районында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе 2006 елның 14 февралендә Балтач районының башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә оеша. Комиссиянең төп бурычы — балаларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау буенча чараларны тормышка ашырудан, яшүсмерләрне җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуга китергән сәбәпләрне ачыклаудан һәм бетерүдән гыйбарәт.
Комиссия мәгариф уч-реждениеләре, хокук сак-лау органнары, социаль яклау хезмәтләре, медицина учреждениеләре, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре, иҗтимагый оешмалар һәм волонтерлар белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
— Комиссия утырышларын еш үткәрәсез. Замана балалары комиссиягә нинди тиеш булмаган гамәлләре өчен чакырылалар?
— 2024 елда комиссиянең 29 утырышы уздырылды, шуның сигезе — киңәйтелгән, икесе — күчмә. Анда яшүсмерләрнең вейп һәм электрон тәмәке куллануын, яшүсмерләрнең алкоголизмын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау, балаларны медиакиңлектә хокуксыз контенттан саклау кебек беренче чираттагы бурычлар каралды. Социаль ярдәм күрсәтүне, ведомствоара хезмәттәшлекне, мониторингны үз эченә алган комплекс-лы якын килү бу мөһим эштә уңышка ирешү өчен ачкыч булып тора.
Комиссия утырышында балигъ булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына карата төзелгән 79 административ материал каралды. Балигъ булмаган 14 бала юл кагыйдәләрен бозган, яше җитмичә мотоцикл-да йөргән, алкоголь кулланган һәм мошенниклык белән шөгыльләнгән өчен административ җаваплылыкка тартылдылар. Ата-ана тәрбиясен тиешенчә бирмәгән, ягъни алкоголь кулланган, шулай ук кичке сәгатьләрдә баласы вакытында кайтмаган 62 ата-анага карата да административ беркетмә төзелде. Һәм инде балигъ булмаганнарны алкоголь кулланырга җәлеп иткән 3 гражданга карата да административ беркетмә төзелеп, алар җәзага тартылдылар. Эшне караган саен максат — җәза гына түгел, реабилитация һәм профилактика икәнен аңлау мөһим. Административ материалларны караганнан соң, гаиләнең иминлеген яхшыртуга һәм кабат хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән максатчан эш алып барыла.
— Комиссия утырышларыннан тыш, сез бит әле рейдларга да йөрисез?
— Әйе, имин булмаган гаиләләрне иртә ачыклау, рәхимсез мөнәсәбәтләрне, хокук бозуларны кисәтү максатында балигъ булмаганнар арасында ведомствоара рейдлар үткәрәбез. Узган ел 87 — көндезге ведомствоара рейд, 16 — кичке «гаилә» рейды һәм 52 төнге рейд башкарылды. Алар вакытында 219 гаилә, 481 балигъ булмаган бала тикшерелде.
— Амораль тормыш рәвеше алып барган, ягъни балаларына тиешенчә әти-әни тәрбиясе бирмәгән гаиләләр районыбызда бармы?
— Әйе, кызганычка каршы, районыбызда социаль куркыныч хәлдә булган 8 гаилә бар. 2024 елда шундый гаиләләрдән 5 бала алынып, приютка җибәрелде. Бу гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән, исерек ата-аналарны алкоголь кулланудан дәваланырга җибәрәбез. Инде алай да төзәлмәсәләр, ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә судка документлар әзерлибез. Шулай ук узган ел бер бала балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә җибәрелде. Аның сәбәбенә килгәндә, берничә мәртәбә урлап эләгү һәм янгын чыгару булды.
— Миләүшә Равилевна, комиссиягә чакырылган балалар белән киләчәктә нинди эшләр алып барыла?
— Һәрбер баланың эше комиссиядә каралганнан соң, аларның киләчәген кайгыртып, без аларга җәмәгать тәрбиячесе беркетәбе. Шулай ук әлеге бала белән ул белем ала торган мәктәп һәм район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлекчә дә эшли башлый. Кайчакта балаларга психолог ярдәме кирәклеге ачыклана, аларга андый мөмкинлек тә тудырыла. Буш вакытларын файдалы үткәрсеннәр өчен аларга тренерлар да беркетелә. Безнең тарафтан алар төрле чараларга чакырылалар, профилактик отрядлар эшчәнлегендә катнашалар. Әлбәттә, комиссиядә аларның эше каралып, без аларны ниндидер җәзага гына тартып калмыйбыз, ә дөрес юлга басып яши башласыннар өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Яңа ел бәйрәме вакытында андый балаларга бәйрәм рухы бүләк итү өчен Кыш бабай белән Кар кызыннан бүләкләр дә өләшәбез.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, гаиләне һәм балачакны яклау — дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм гаиләләрнең уртак тырышлыгын таләп итә торган комплекслы бурыч. Балалар үсеше өчен уңайлы мохит тудырып һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытып кына без киләчәгебезнең чәчәк атуын тәэмин итә алачакбыз.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев