Бала кайнап торган суга пешеп үлгән...
Кеше һәм закон

Бала кайнап торган суга пешеп үлгән...

Аның ата-анасы тәүлектән артык табибларга мөрәҗәгать итмәгән

Приморьеның Чернигов районы прокуратурасы сигез айлык сабыйның кайнап торган суга пешеп үлүе очрагын тикшерә башлаган. Ата-аналар бер тәүлектән артык үлем хәлендә яткан балага игътибар итмәгән, диелә ведомство сайтында.

“Башлангыч мәгълүматларга караганда, 8 айлык малайның өстенә кайнар су капланган. Ата-аналар бер тәүлектән артык медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән, шуңа күрә бала вафат булган", — дип хәбәр итәләр прокуратурада.

Хәзерге вакытта прокуратура ата-ананың үз бурычларын үтәмәү очрагын тикшерә. Гаиләдәге икенче баланы ата-анасыннан алу мәсьәләсе хәл ителә.
 

 

Фото: 7ya.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Bala-kaynap-torgan-suga-peshep-lg-n-400045/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев