Ел башыннан мондый ярдәмне инде өч хезмәткәр алган
Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бала тапкан хезмәткәрләренә 100 000 сум акча бирә. Яңа чара Татарстан премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко инициативасы белән кертелгән, дип яза Шәһри Казан.
Түләү гаиләдә туган балалар санына бәйсез рәвештә бирелә. Әмма бер мәҗбүри шарт – министрлыкта эш стажы кимендә тугыз ай булырга тиеш. Ел башыннан мондый ярдәмне инде өч хезмәткәр алган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев