Балалар пособиеләре июньдә кайчан киләчәк?
Кеше һәм закон

Балалар пособиеләре июньдә кайчан киләчәк?

Россия Социаль фонды хәбәр иткәнчә, июнь аенда балалар пособиеләре гадәти график буенча түләнәчәк

12–14 июньдәге озын бәйрәм яллары аркасында түләү даталары күчерелмәячәк, дип яза «Шәһри Казан».

Фонд мәгълүматлары буенча:

* балалар пособиеләренең күпчелеге банклар тарафыннан 3 июньдә күчереләчәк;
* өч яшькә кадәрге балалар өчен ана капиталыннан айлык түләүләр 5 июньдә киләчәк;
* эшләүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособие 8 июньдә түләнәчәк.

Социаль фондта ассызыклауларынча, барлык гаиләләр дә акчаларын гадәти вакытта алачак.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


пособие

Нет комментариев