Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артты

Машина йөртүчеләр өчен максималь штраф 5 мең сумга кадәр арттырылды

Россиядә 9 гыйнвардан балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артты. Шул хактагы законны элегрәк Россия Президенты Владимир Путин имзалаган иде.

Төзәтмәләр Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 3 өлешенә кертелде. Машина йөртүчеләр өчен максималь штраф 5 мең сумга кадәр арттырылды. Вазифаи затлар өчен санкцияләр хәзер 25-50 мең, юридик затлар өчен 100-200 мең сум тәшкил итә. Үзмәшгуль такси йөртүчеләргә штраф вазифаи затлар белән бер дәрәҗәгә тиңләнә һәм 50 мең сумга җитә.

Җәзаны катгыйландыру турындагы инициатива Дәүләт Думасына март аенда кертелгән иде. Төзәтмәләр үз көченә кергәнче штрафлар машина йөртүчеләр өчен - 3 мең, вазифаи затлар өчен - 25 мең, юридик затлар өчен 100 мең сум тәшкил итте, дип яза «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев