«Балаларына квадроцикллар, мотоцикл, питбайклар алырга акчаларын кызганмаучы әти-әниләр күп, әмма саклану чаралары турында оныталар»
Утырышта катнашучыларның чыгышларын тыңлаганнан соң, комиссия рәисе Илһам Гайнетдинов балаларны хезмәт тәрбиясенә тарту хакында сүз алды. Баланың үсешен, формалашуын тәэмин итү өчен хезмәт тәрбиясеннән дә отышлы алым юк,- диде ул
Балтач районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышның көн тәртибендә яшүсмерләр арасындагы җинаятьләргә каршы көрәш чараларын көчәйтү, алар катнашында иҗтимагый куркыныч гамәлләрне кисәтү, наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз куллануны профилактикалау һәм яшүсмерләрнең гаиләләрен спорт, мәдәни чараларга җәлеп итү кебек мәсьәләләр каралды.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау системалы рәвештә үткәрелә. Муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан да саллы эш башкарыла. 2024-2025 уку елында алар тарафыннан балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә 142 чара узган.
Утырыш эшендә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Котдус улы Усманов һм Балтач районы прокуроры урынбасары Динар Әгъзәметдин улы Низамовлар катнашты.
Илдар Котдус улы үз чыгышында әти-әниләр тарафыннан балалар тәрбиясенә игътибар аз булуга нык басым ясады:
«Мошенниклык очракларында яшүсмерләрне кулланалар. Шуңа күрә, балаларыбызны сакларга кирәк. Балаларына квадроцикллар, мотоцикл, питбайклар алырга акчаларын кызганмаучы әти-әниләр күп, әмма саклану чаралары турында оныталар. Мондый транспорт чараларында йөрү өчен хәзер тренировка урыннары бар, әти-әниләр балаларны шул урыннарга алып бару өчен вакытларын, тәрбияләрен кызганмасыннар иде »-, диде ул.
Динар Әгъзәметдин улы да, контрольләүче орган вәкиле буларак, каникул чорында эшләүче балаларның хокукларын саклауга зур басым ясады. Эш бирүчеләр тарафыннан хокук бозулар ачыкланган очракта, урыннарга барып тикшерү үткәрәбез диде ул. Шуңа күрә балаларның хокукларын тиешле дәрәҗәдә яклау өчен хокук саклау органнары вәкилләренә, мәгариф системасына, гаиләләр һәм балалар белән турыдан-туры эшләүче белгечләргә контрольне ныгытырга, хокук бозуга китерергә сәбәп булган факторларны ачыкларга тырышырга, һөнәри яктан сизгер һәм игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.
Утырышта катнашучыларның чыгышларын тыңлаганнан соң, комиссия рәисе Илһам Гайнетдинов балаларны хезмәт тәрбиясенә тарту хакында сүз алды. Баланың үсешен, формалашуын тәэмин итү өчен хезмәт тәрбиясеннән дә отышлы алым юк,- диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев