Балтач районында яшәүче суд приставлары автомобилен кулга алгач кына 700 мең сумнан артык кредит бурычын түләгән
Шуны онытмагыз! Суд приставы таләпләрен вакытында үтәү өстәмә финанс чыгымнарын һәм җитдирәк хокукый нәтиҗәләрне булдырмаска мөмкинлек бирә
Балтач районында яшәүче берәү суд приставлары аның автомобилен кулга алгач кына 700 мең сумнан артык кредит бурычын түләгән.
Балтач районы буенча суд приставлары бүлеге ир-атка карата 2021 елда ук суд акты нигезендә башкарма эш кузгаткан. Кредит алып, ул түләүләр кертүдән туктаган, бу исә бурыч суммасының күп тапкырлар артуына китергән. Банк судка мөрәҗәгать иткәннән соң бүлекчәгә мәҗбүри түләтү турында башкарма кәгазь кергән.
Гражданин йөкләмәләрен үтәүдән системалы рәвештә тайпылган. Бурычлы почта хәбәрләрен игътибарсыз калдырган, чакыру буенча бүлекчәгә килмәгән һәм фактта теркәлү урыны буенча яшәмәгән. «Башкарма производство турында»гы Федераль законда каралган вәкаләтләр кысаларында аңа чит илгә чыгуны чикләгәннәр һәм счетларына, милкенә арест салганнар.
Суд приставлары бурычлының «Лада Калина» автомобилен табып, шунда ук кулга алганнар. Бары тик автомобильне югалту куркынычы гына гражданинны бурычның бөтен суммасын капларга этәргән.
Шуны онытмагыз! Суд приставы таләпләрен вакытында үтәү өстәмә финанс чыгымнарын һәм җитдирәк хокукый нәтиҗәләрне булдырмаска мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль суд приставлары хезмәте матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев