Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Балтачта чисталык бозучыларны кабат комиссиягә җыйдылар (фото)

Бүген район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

- Күп икән без. Әнә тагын берәү килә, монысы да безнең шикелле тәртип бозган, ахры, - дип һәр килгән кешене каршылады комиссиягә керергә чират көткән авыл апалары.

Чыннан да, бу юлы комиссиягә килүчеләр күп иде. Сүтелгән иске мунча бүрәнәләрен "Кызыл линия" дән чыгып өючеләр дә, бакча башына тирес яисә салам куйганнар да, үзара салым акчасын түләми йөрүчеләр дә, бакча башындагы агачны кисеп, аны вакытында чистартмаганнар да җавап тотты. Балтач бистәсенең Каенлык урамы янындагы кибет хуҗасын да комиссия рәисе Рамил Шакиров утлы табага бастырды. Кибет тирәсендәге төзелеш материаллары, Карпат таулары кадәр балчык өемнәрен тиз арада тәртипләп куын таләп итте. Инде биредән үтеп-китеп йөрүчеләрнең баш бәласенә әверелгән тротуар мәсьәләсен дә хәл итү кирәклеге ассызыкланды. Комиссия әгъзалары тарафыннан төзелеш вакытында ватылган тротуарны кеше йөрерлек дәрәҗәгә китереп, траплар булса да салу кирәклеге әйтелде.

Районда тулы куәткә урып-җыю эше бара. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре үз эшчеләренә печән-салам өләшә. Гадәттә аны һәркем йорт тирәсенә алып кайтып аудара. Кызу эш вакыты булганлыктан аны тиз генә урнаштыра да алмыйлар. Тик ничек кенә булмасын алып кайткан саламны вакытында урнаштырырга кирәк. Беренчедән, бу янгын куркынычсызлыгы буенча таләп ителсә, икенчедән ул җирлекнең төзекләндерү кагыйдәләренә каршы килә.

- Участок вәкиле яки экология белгече килеп беркетмә төзегәч соң була. Шуңа да һәр эшне законнарга каршы килми торган итеп эшләргә кирәк. Бигрәк тә "Кызыл линия" турында онытырга ярамый, - диде комиссия рәисе Рамил Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250