Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Балтачта мәчеткә йөрүче балаларга да беркетмә төзелгән

Кичә КДН комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда 4 эш каралып, административ хокук бозучыларга карата карарлар кабул ителде.

Районыбызның бер авылында 16 яше тулмаган малайны скутерда йөргән килеш хокук саклаучылары туктата. Йөртү хокукы булмаган килеш транспортта йөрергә ярамый дигән сүзләргә дә карамый «тимер атны иярләгән» малай үзе комиссиягә килмәгән иде, ә менә әтисенә комиссия әгъзаларының дәгъваларын тыңларга туры килде һәм гаилә башлыгы әлеге скутерны шул көнне үк сатып та җибәрүен җиткерде.

Бистәбезгә якын бер авылда кичен мәчеткә барган малайларга участок вәкиле беркетмә төзегән. Дөрес, төнге уникенче яртыда урамнан барган балаларга полиция хезмәткәре игътибар итмичә кала алмаган, җитмәгәненә малайлар өйләренә кайту юлында да булмаган. Соңыннан әниләре аңлатуыннан гына әлеге балаларның бу көнне мәчеткә әбиләреннән башка гына барып, кайтканда урау юллар аша кайтырга теләүләрен белдек. Әлеге хәлне ишеткән комиссия әгъзаларының кайберләре бу күренешкә бик аптырап, бу очракта беркетмә төзисе түгел, ә өйләренә озатып куярга кирәк иде ул балаларны диештеләр.

Комиссия барышында тагын бер коточкыч хәл ишетергә туры килде. Районыбызның чигендә урнашкан бер авылда 17 яшьлек бер кыз егете белән кич утырганнан соң, үзләренең урам башында аның машинасыннан төшеп калып, өйләренә таба юл ала. - Капка төбендә мине элеккеге егетем көтеп тора иде. Көч кулланып машинасына утыртты да, үзләре янына алып китте. Анда телефонымны тартып алып, муенымдагы алтын муенсамны өзде. Аннары кыйнарга, башымны төяргә тотынды. Шуннан соң мин аңымны югалтканмын. Уянып киткәндә бөтен киемем юеш иде, үзем чишмә янында. Ул начар сүзләр белән кулыма телефонымны тоттырды да, кайтып китте. Ә мин әнигә шалтыратып, ярдәмгә чакырдым, - диде әлеге кыз бала. Бу егеткә карата бүгенге көндә җинаять эше ачылган. Ләкин шул көнне килгән полиция хезмәткәре бу кызның әнисенә карата да беркетмә төзи, чөнки кызы кичке 10нан соң урамда була. Бу очракта еларга да, көләргә дә белмәссең инде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B