Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Балтачлылар гыйнвар аенда гадәттәгедән азрак аванс алачак

Гыйнвар аенда 15 эш көне булачак

Озын Яңа ел бәйрәмнәре 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дәвам итү сәбәпле, Татарстан халкы гыйнвар аенда киметелгән аванс алачак. Бу ай өчен гомуми хезмәт хакына ничек йогынты ясаячак, бу хакта «Татар-информ» яза.

Аванс та, хезмәт хакы да һәр конкрет айдагы эш көннәре санына карап исәпләнә. Аванс хезмәткәрләргә айның беренче яртысындагы эш көннәре өчен түләнә, ә калган өлеше хезмәт хакы рәвешендә бирелә.

Гыйнвар аенда Татарстан халкында нибары 15 эш көне булачак, шуларның дүртесе генә – 12сеннән 15енә кадәр – айның беренче яртысына туры килә. Калган 11 эш көне айның икенче яртысында булачак.

Гыйнварның беренче яртысында эш көннәре саны икенче яртысына караганда күпкә азрак булганга, Татарстан халкы гадәттәгедән азрак аванс алачак. Калган акча хезмәт хакы итеп соңрак исәпләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев