Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Балтачта да хезмәт хакын “конверт”та түләүчеләр бар

Комиссиядә барлыгы 15 эш каралды, араларында комиссия йөкләмәсен аңлап кабул итүчеләр дә, комиссия утырышына килгәнче үк хатасын танып эшләп куючылар да бар иде

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче “соры базар”, ягъни  халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышының чираттагысы үтте. Нәрсә соң ул “соры базар”? Ул эшләгән кешегә хезмәт хакын тиешенчә түләмичә, тиешле керемнең берникадәр күләмен хезмәт хакы, ә калганын кулга, халык теле белән әйткәндә, “конверт” белән түләү.

 

Бүгенге комиссиягә дә андыйлар шактый җыелган иде.

 

Шәхси эшмәкәрлек үскәч, акчаны “конверт” ысулы белән генә бирүчеләр, хезмәт кенәгәсез генә эшләтүчеләр тә күбәеп китте. Җайлы бит: салым түлисе, Пенсия фондына, башкасына да акча күчерәсе юк. Мондый шартларда эшләүгә  күбрәк яшьләр ризалаша.

 

Юкса, гомер дигәнең тиз үтә, әллә кайда кебек тоелган пенсия чоры да хәзер килеп җитә. Ә яшь вакытта хезмәт хакының “конвертта” алынган өлеше өчен пенсияне беркем дә конвертта түләмәячәк. Бу урында комиссия рәисе Айдар Хәйретдиновның сүзләрен җиткерәсе килә: “Райондашларыбыз хезмәт хаклары турында уйлансыннар, конверт белән бирелүгә каршы төшсеннәр иде, чөнки хәзерге хезмәт хакларыннан чыгып, алар киләчәктә пенсия аласы кешеләр бит. Өлкәнәйгән көндә лаеклы пенсия алып яшәр өчен, аны инде бүгеннән кайгыртырга кирәк”.

 

“Соры” базар беренче чиратта эш белән тәэмин итүче һәм хезмәткәр арасында рәсми рәвештә теркәлмәгән хезмәт мөнәсәбәтләрен күздә тота. Нәтиҗәдә мондый кешеләр социаль якланмый, авырган очракта пособие түләнми, Пенсия фондына да тиешле взнос күчерелми, шуның өчен пенсия аз түләнә. Шуңа да комиссия алдында торган төп бурычларның берсе – мондый хәлгә чик кую.

 

– Бирегә дәүләт тарафыннан куелган уртача хезмәт хакын түләмәүчеләр, салымнарны узган елгы белән чагыштырганда киметеп түләүчеләр чакырулы, – диде район башкарма комитеты һәм комиссия җитәкчесе Айдар Хәйретдинов. – Бүгенге көндә бер кешегә түләнә торган хезмәт хакы кимендә 23 мең 200 сум булырга тиеш. Эш бирүчеләр арасында шушы акчаны да түләмәүчеләр бар, тикшерә башласаң 0,5 ставкага эшләтүчеләр дә, хәтта 0,2, 0,3 ставка белән хезмәт хакы түләүчеләр дә очрый. Безгә шушы очраклар белән көрәшергә кирәк.

 

Әлеге комиссиягә иң беренче булып төрле транспорт чаралары булган, алар белән хезмәт күрсәтүче яшь эшмәкәр керде. Бирелгән мәгълүматта ул эшмәкәр 12 мең 500 сум хезмәт хакы түләве күренә. Ләкин яшь эшмәкәрнең комиссия алдында елмаеп кына җавап биреп утыруы берәүне дә ышандырмады. Аңа инде икенче айдан ук тиешле хезмәт хакы түли башларга дигән йөкләмә бирелде. Бу йөкләмә кабат тикшереләчәк, чөнки комиссия алдына килүчеләр аннан инде контрольгә алына, әгәр хезмәт хакы түләү буенча уңай якка үзгәреш булмый икән, ул юлы инде эш прокуратурага тапшырыла.

 

Районыбызда кафе тотучы шәхси эшмәкәрнең бухгалтеры да бездә моңарчы 19 мең сум хезмәт хакы алып эшләгәннәр иде, хәзер 25 мең сумга күтәрдек, дип җавап бирде. Ләкин бу сүзләр һәркемдә зур шикләнү тудырды. Аягында нык басып торучы бер оешмада да 26 мең сум хезмәт хакы алып эшләүләре ачыкланды, нинди 26 мең турында сөйлисез, күршедәге оешмада 100 мең сум хезмәт хакы белән шоферларны эшкә чакыралар, дөрес саннар түгел бит бу, диде Айдар Фоатович. Ә шәхси эшмәкәр бу урында эндәшмәүне кулайрак күрде.

 

Комиссиядә барлыгы 15 эш каралды, араларында комиссия йөкләмәсен аңлап кабул итүчеләр дә, комиссия утырышына килгәнче үк хатасын танып эшләп куючылар да бар иде.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев