Бер хатын-кыз 18 яшьлек туташны мошенниклардан коткарып калган
Полиция хезмәткәрләре мошенниклар кармагына эләккән кызның 18 яшьтә булуын ачыклаган
Чистайда яшәүче хатын-кыз мошенникларның 18 яшьлек туташны алдавына аяк чалган. «KazanFirst», Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шул хакта хәбәр итә, дип яза «Ватаным Татарстан».
Бу хәл шәһәрдәге бер банкта булган. Бер хатын-кыз яшь кенә кызның телефон аша ниндидер шикле сөйләшүен ишетеп алган. Ул мошенникларның кыздан акча күчерергә соравын аңлап алуга, кичекмәстән полициягә шалтыраткан.
Полиция хезмәткәрләре мошенниклар кармагына эләккән кызның 18 яшьтә булуын, Базарлы Матак авылында яшәвен ачыклаган. Кыз үзенә Росгвардия «хезмәткәре» шалтыратканлыгын әйткән. «Хезмәткәр» аңа, имештер банк кушымтасындагы шәхси кабинетына кемнәрнеңдер кермәкче булуын әйткән. Шуңа күрә бөтен акчасын билгеле бер банк аша «имин счетка» күчерергә күндергән.
Тиешле банкның Чистайда гына булуы сәбәпле, кыз шушы шәһәргә килеп, мошенниклар кушуы буенча акчасын күчерә башлаган. Шулчак теге ваемлы ханым, шикле сөйләшүне ишетеп, вакытында ярдәмгә ташланган. Кызганычка, бичара кыз бу вакытта инде 204 000 сумын күчереп куярга өлгергән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев