Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Бер хатын-кыз ярты миллион сум югалта язган

Җинаять эше кузгатылган, мошенникларны эзлиләр

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз, үзен дәүләт хезмәтләре хезмәткәрләре дип таныштырган мошенникларга ышанып, 100 мең сумнан колак каккан һәм ярты миллионны югалта язган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, гыйнвар ахырында 24 яшьлек кызга үзен кәрәзле компания хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр шалтырата башлаган һәм телефон номерын яңадан теркәргә тәкъдим иткәннәр. Шуннан соң аңа имеш «дәүләт хезмәтләре хезмәткәре» шалтыраткан һәм ул мошенниклар белән аралашкан һәм алар инде аның исеменә кредит алырга омтылалар, дип сөйләгән.

Зыян күрүче ярты миллион сумга заем рәсмиләштергән, шуларның 100 000 не ул мошенниклар күрсәткән счетка күчергән. Калган акчаларны күчереп булмаган – операцияне туктатканнар. Кыз үзен алдауларын «Үзәк банк хезмәткәре» акчаны алуны таләп итә башлагач кына аңлаган. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать иткән.

Җинаять эше кузгатылган. Мошенникларны эзлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев