Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Беркайчан эшләмәгән кешеләр дә пенсия алачак

Картлык буенча социаль пенсия алу өчен Россия Социаль фондына территориаль орган, күпфункцияле үзәк яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тиешле гариза тапшырырга кирәк

Һәр россиялегә картлык буенча пенсия каралган, шуңа күрә гражданин хәтта беркайчан эшләмәсә дә, пенсиясез калмаячак. Россия сыйфат системасының кулланучылар хокукларын яклау департаменты директоры Игорь Поздняков шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

2025 елның 1 апреленнән картлык буенча социаль пенсиянең база күләме 8824,08 сум тәшкил итә, әмма чынлыкта пенсионер конкрет төбәктә билгеләнгән сумманы ала.

Поздняков искәрткәнчә, социаль пенсиягә хокук гадәти иминият пенсиясеннән биш елга соңрак барлыкка килә: 2028 елдан социаль пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен — 70, хатын-кызлар өчен 65 яшь тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта күчеш чоры гамәлдә, 2026 елда 69 һәм 64 яшьтән билгеләнә.

Картлык буенча социаль пенсия алу өчен Россия Социаль фондына территориаль орган, күпфункцияле үзәк яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тиешле гариза тапшырырга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев