Арттырылган түләү ял көнендә яки эшләми торган бәйрәм көнендә эшләгән сәгатьләре өчен барлык хезмәткәрләргә дә каралган
Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә, Халыклар бердәмлеге көнендә эшләгән өчен кимендә икеләтә түләнергә тиеш. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә дип яза Интертат.
Арттырылган түләү ял көнендә яки эшләми торган бәйрәм көнендә эшләгән сәгатьләре өчен барлык хезмәткәрләргә дә каралган.
Шул ук вакытта мондый көннәрдә эшләгән өчен түләүнең конкрет күләме коллектив килешү, профсоюз фикерен исәпкә алып локаль норматив актлар яки индивидуаль хезмәт килешүе шартлары белән билгеләнергә мөмкин.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев