Чаллыда экологлар автозаправкадагы хокук бозуларны ачыкладылар
«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, мондый объектлар дәүләт исәбенә куелырга тиеш
Чаллыда Кама буе идарәсе инспекторлары Академик Королев урамы, 11 адресы буенча урнашкан автозаправканы тикшерделәр, анда «Идар» ҖЧҖнең дүрт бензоколонкалы мотор ягулыгы белән ваклап сатуын ачыкладылар, әмма объект әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы буларак теркәлмәгән. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, мондый объектлар дәүләт исәбенә куелырга тиеш.
Хокук бозуларга бәйле рәвештә «Идар» ҖЧҖнә законнарны үтәү һәм объектны теркәү кирәклеге турында кисәтү бирелде.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев