Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Декрет ялын иминият стажына кертәчәкләр

Пенсияне яңадан исәпләтү өчен Социаль фондның клиентлар хезмәтенә барып яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга мөмкин

Россиядә бала карау ялын быел 1 гыйнвардан иминият стажына кертә башлаячаклар. Шулай итеп,1,5 яшькә кадәрге һәр баланы карау чоры ата-ананың иминият стажына кертеләчәк, дип яза «Ватаным Татарстан».

Моңа кадәр ата-ананың декрет ялына күп дигәндә алты ел бала карау чоры кертелгән. Дүрт баланы карау вакытына тигез бу. Ә инде игезәкләр (берьюлы ике яки өч бала) туганда, һәр баланы карау чоры аерым исәпкә алынып, бергә кушылачак.

Пенсияне яңадан исәпләтү өчен Социаль фондның клиентлар хезмәтенә барып яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга мөмкин. 2026 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыгучыларга исә барлык чорлар автомат рәвештә исәпләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев