Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Эчкәннәр генә чын ир буламы

Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә килгән кайбер бер ир-атлар эчкәннәр генә чын ир була, дип уйлый.

Әле алай гына да түгел, чит хатыннар белән "чуалучы" ирләр дә комиссия каршына кереп баскач, үзен суфи санап, гаиләсен гаепләргә батырчылык итә. Эчеп тавыш чыгарып, балигъ булмаган балалары тәрбиясенә салкын караганнар да үзләрен гаепсез дип саный. Бала хакы, аның тәрбиясе һәм иминлеге ата-ана кулында булуын аңларга теләми. Янәсе, алар үзара бала янында талашмый, аларны йорттан куып чыгармый һәм аларга кул күтәрми. Ничек кенә булмасын гаиләдә үзара аңлашылмаучанлык килеп чыккан икән, ир белән хатын парлап шешәгә ябыша икән бу инде бала өчен зур стресс, хурлану, түбәнсенү. Шуңа да шешәгә үрелгәнче, үзара талашканчы бала урынына үзегезне куеп карагыз. Бала күңелендә төзәлмәслек яра ясамагыз.
Фото: alcogolizm.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250