Эчмичә дә тора алам яки сансызлар һәм кансызлар турында...
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышында бистәдән ерак түгел бер авылда яшәүче Я.га: “Ник эчәсез, балаларыгыз каршында оят түгелме сезгә?” дигәч...
Аллаһы Тәгалә хатын-кызны иң зур бүләк ана булу, бала сөю белән бүләкләгән. Әмма җәмгыятебездә әлеге бүләкнең кадерен белмәгән затлар яшәве, бигрәк тә, андый сансызларның безнең җирлектә арта баруы хавага сала.
Андыйларны хатын-кыз дип тә, ана дип тә әйтергә дә тел әйләнми. Эчеп баласы тәрбиясе белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнмәгән, берни әйтми нарасыен күкрәк баласы килеш әнисенә ташлап чыгып киткән, я булмаса ир белән мөнәсәбәтләрен көйләүдә баланы корал иткән кансызларны туры юлга бастыруда нинди генә ысул куллансаң да, кайчакта нәтиҗә бирми. Хәер, аңлы кеше туры юлдан талпылмый да инде ул.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышында бистәдән ерак түгел бер авылда яшәүче Я.га: “Ник эчәсез, балаларыгыз каршында оят түгелме сезгә?” дигәч:
- Мин эчмичә дә тора алам, – дип зур горурлык белән җавап кайтаруы, шул мизгел дә аз гына да читенсенмәве аптырашта калдырды.
Юкса, үзе әни генә түгел, инде әби кеше өчен бу вакытта комиссиядәгеләр оялып баш иде.
9 айлык баланы элеккеге ир белән хатын арасындагы инде өзелгән җепләрне ялгауда корал итеп кулланулары да башка сыя торган хәл түгел. Егетнең әнисе оныгы өчен борчылып гариза да язган. Әмма гаеп яшьләрнең үзләрендә булуын ике як та танырга теләми. Аккош, чуртан һәм кысла кебек өч якка тартып килеп туган проблемены хәл итмәкче булалар. Нәтиҗәдә, бала зыян күрә. Әтисе алимент түләүдән баш тарта, икенче гаиләсе бар, әбисе оныгым тиешле тәрбия алмый дип кайгыра, әнисе исә миңа алар нинди мөнәсәбәттә булса, мин дә шулай җавап кайтарам, дип үзенекен тәкрарлый. Киселгән икмәкнең кабат ябышмавын аңлап, бала хакына дип матур итеп аерылышып, сабыйны аякка бастырасы урында сүз арты сүз куып, комиссия, суд юлын таптыйлар.
Ике айлык чагында үз әнисенә кызын калдырып киткән Е. исә комиссиягә ничә тапкыр чакырылуга карамастан килүне бөтенләй кирәк тапмый. Хәтта баласы тәрбиясе белән шөгыльләнү түгел, кызы янына кунакка да сирәк кайткан Е.га бала кирәк микән сорау туа. Бүген әбисе тәрбиясендә үсүче оныкка күке әнигә караганда кайгыртучан әби күпкә якынрактыр.
Комиссиягә чакыручылар арасында газетабызда инде ничә еллар мактап язган алдынгы шоферны күргәч, тәмам телсез калдым. Юкса, тимер өзәрдәй ир-ат, эшендә мактаулы хезмәткәрнең шул шайтан суы белән вакыт-вакыт юлдан язуы, малае тәрбиясе белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнмәве ачыкланды.
Эчү-эчмәү һәркемнең шәхси эше. Әмма шушы гаиләдә үсеп килүче балалар кызганыч. Тапкач аны матур итеп багу да без, әти-әниләрнең төп бурычы булуын онымасак иде. Хәзерге заман балалары кечкенә генә кыекны да тиз күрә, яшьтәшләре арасында синең әниең яки әтиең мондый, йортыгыз иске, шапшак дигән сүзләрдән әрләнеп баланың үз-үзенә кул салуы да ерак йөрмәскә мөмкин. Ә андый очраклар булмады түгел, булды. Соңыннан терсәк якын булса да тешләп булмый. Үкенерлек булмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев