Эчке эшләр министрлыгы: Татарстанда мошенниклар белән көрәшергә элемтә операторларына ясалма фәһем ярдәм итәчәк
Күптән түгел Дәүләт Думасында кибермошенниклыкка каршы чараларның яңа пакеты турында закон проекты беренче укылышта узды
2025 елда Татарстанда ИТ-технологияләр кулланып 25 меңгә якын мошенниклык очрагы теркәлгән. Дистанцион җинаятьләрдән гомуми зыян 6 млрд сумга якын тәшкил иткән. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы Руслан Гомәров хәбәр итте.
"Киберҗинаятьчелек проблемасы бүгенге көндә гомумиләштерелде, ул халыкның барлык катламнарына да кагылды. Барлык җинаятьләрнең 52% ы мәгълүмати технологияләр кулланып башкарыла", - дип сөйләде Руслан Гомәров.
Иң авыр төркемнәр булып өлкән яшьтәге кешеләр, банк клиентлары, инвестицион чатларда катнашучылар һәм онлайн‑уеннарда катнашучылар кала.
«Зыян күрүчеләрнең шәхесенең социаль портретын анализлаудан чыгып, 30% ка якынын предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче гражданнар тәшкил итә, 15% ка якыны эшсезләргә туры килә, ә пенсионерлар өлеше якынча 23% тәшкил итә. Зыян күрүчеләр арасында дәүләт хезмәткәрләре өлеше нибары 1% тәшкил итә, студентлар һәм укучылар саны 4% чамасы», - дип сөйләде Руслан Гомәров.
Проблема башка илләрдә дә актуаль. 2025 елда БМО киберҗинаятьчелеккә каршы Конвенция кабул итте, ә Россия аны октябрьдә ратификацияләде. Илдә шулай ук электрон түләү чараларын сату, кредитларга үз‑үзеңне тыю мөмкинлеге һәм сим – карталар санын чикләү өчен җинаять җаваплылыгы кертелде: РФ гражданнары өчен 20 дән артык түгел һәм чит ил кешеләре өчен 10 дан артык түгел. Узган ел республикада дистанцион мошенниклыклар саны 22% ка кимегән.
«Күптән түгел Дәүләт Думасында кибермошенниклыкка каршы чараларның яңа пакеты турында закон проекты беренче укылышта узды: сим-картаны IMEI аша конкрет җайланмага бәйләү, балалар өчен сим-карталар кертү һәм сим-карталар санын тагын бер чикләү», – дип уртаклашты Руслан Гомәров. Шулай ук дәүләт хезмәтләрендә аккаунтны торгызу МФЦ аша гына мөмкин булсын, ә элемтә операторлары ясалма интеллект базасында антифрод‑системалар кертсен өчен тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә: үз куркынычсызлыгың турында үзең борчылырга кирәк. Ят кешеләр белән челтәрдә аралашырга, аларга шәхси мәгълүматларны тапшырырга кирәкми, цифрлы гигиенаны саклау мөһим.
"Республикада вәзгыять сизелерлек яхшырды. Мошенникларга эш итү катлаулана бара. Безнең барлык юнәлешләр буенча да уңышларыбыз бар, әмма зыян суммасы буенча алда әле эш күп икәне күренә. Һәм без темпларны киметмәячәкбез", - дип йомгаклады Руслан Гомәров.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев