Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

«Гаилә автомобиле» программасы яңартыла. Аны кемнәр куллана ала?

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ташламалы автокредит алучыларның исемлеген киңәйтте

Машиина базарындагы хәзерге сүлпән динамика фонында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Гаилә автомобиле» программасын яңартырга булган, дип яза «Парламентская газета».

Элегрәк акцент ким дигәндә өч баласы булган күп балалы гаиләләргә ясалды. Чара кирәкле булып чыккан, һәм беренче вице-премьер Денис Мантуров йөкләмәсе буенча ул киңәйтелгән. 26 майдан "Гаилә автомобиле"нә ике баласы булган гаиләләр дә исәп тота ала, дип яза Шәһри Казан. 

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның июлендә министрлык ташламалы автокредитлау программасын яңартты. Аның шартлары нигезендә табиблар, педагоглар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына автомобильне 20 процент ташлама белән сатып алу мөмкинлеге булдырылды, ә Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүчеләргә – 25 процент. «Гаилә автомобиле» программасы үзебездә җитештерелгән машинаны 10 процент ташлама белән сатып алу мөмкинлеген бирә.

ТПрограмма шартларына бәясе 2 миллион сумга кадәр торган Lada, ВИС, УАЗ, «Москвич 3», ГАЗ (тулы массасы 3,5 тоннага кадәр) модельләре эләгә. Шул ук вакытта күптән түгел яңартылган исемлектән Haval маркалы автомобиль төшеп калган, аның урынына Yoyah dream, Yoyah free өстәлгән.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хәбәр итүләренчә, быел федераль бюджетта ташламалы автокредитлау программасын финанслауга 36 миллиард сумнан артык акча каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев