Учреждениенең ике вазыйфаи затына карата административ эшләр кузгатылган
Казанның Вахитов районы прокуратурасы «Главтатдортранс» тарафыннан сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы закон бозуларны ачыклады, дип хәбәр итә Татарстанның күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте.
Учреждение, законга карамастан, бердәм мәгълүмат системасында (ЕИС) автомобиль юлларын ремонтлауга дәүләт контрактлары буенча субподрядчылар белән шартнамәләр турында белешмәләр урнаштырмаган.
Учреждениенең ике вазыйфаи затына карата административ эшләр кузгатылган. Аларның һәркайсына 10 мең сум штраф салынган.
Вечерняя Казань
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев