Гыйнвар аеннан үзмәшгульләр түләнә торган больничный терки алачак
Взносның максималь күләме елына 35 яки 50 мең, шул ук вакытта айлык түләүләр якынча 1 300 – 1 900 сум була, төгәл сумма стажга һәм башка факторларга бәйле
Киләсе елдан үзмәшгульләр социаль фондта ирекле рәвештә иминиятләштерелсәләр һәм даими рәвештә взнослар кертсәләр, түләүле больничныйлар рәсмиләштерә алачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Мишустин сүзләренчә, взносның максималь күләме елына 35 яки 50 мең, шул ук вакытта айлык түләүләр якынча 1 300 – 1 900 сум була, төгәл сумма стажга һәм башка факторларга бәйле.
«Сәламәтлеккә бәйле проблемалар, әлбәттә, кешене керемсез калдырып, кесәгә сугарга мөмкин. Социаль иминиятләштерүдә ирекле катнашу – мондый очракларда үз иминлегеңне кайгырту», – диде Мишустин.
Мишустин сүзләренчә, бу ысул тәҗрибә кысаларында, үзмәшгульләр өчен эксперименталь салым режимы белән беррәттән 2028 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев