Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Хаталардан беркемдә хали түгел, әмма...

"Комендант сәгате" безнең республикада 2010 елда кертелгән иде. Балаларга төнге сәгатьләрдә урамда, паркта гына түгел, яшәгән йорты тирәсендә дә ялгызы гына йөрергә рөхсәт ителми.

Чикләүләрне үтәмәгән әти-әниләрне башта кисәтәләр, 500 сум штрафка тарталар. Ә инде кисәтүләр ел дәвамында кабатланганда штраф күләме 2 мең сумга кадәр җитә.
Кызганыч, закон бозучылар арасында имин булмаганнар гына түгел, җитеш тормышта яшәүчеләр дә бар. Алар комиссия утырышларында балаларының полиция хезмәткәрләре кулына очраклы гына эләгүе хакында аңлатмакчы була. Төнлә бала урамда йөри икән, бу нормаль күренеш түгел инде, җәмәгать. Хаталардан беркемдә хали түгел. Әмма сәгать 11дән соң баланың өйдә булуын контрольләү һәр әти-әнинең беренче бурычы. Шуны онытмаска иде.
Фото: myluga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250