Ялгыз пенсионерларга пенсиягә нинди өстәмә түләүләр каралганын аңлаттылар
80 яшегез тулгач, сез өлкән кешене тәрбияләгән өчен каралган 1200 сум компенсацияне рәсмиләштерә аласыз
– Мин – 79 яшьлек ялгыз карчык. Ирем күптән вафат, балаларым юк. Минем 41,5 еллык хезмәт стажым бар. Бүген картлык буенча 22 мең 793 сум пенсия алам. Ялгыз пенсионерларга пенсиягә өстәмә түләү каралган дип ишеткән идем. Бу – дөрес сүзме? Минем кебек ялгыз пенсионерларга нинди ташламалар каралган, аңлатып китмәссезме?
Наилә Вәлиева
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге: – Кызганыч, 80 яше тулмаган ялгыз пенсионерларга бернинди өстәмә түләүләр дә каралмаган. 80 яшегез тулгач, сез өлкән кешене тәрбияләгән өчен каралган 1200 сум компенсацияне рәсмиләштерә аласыз. Закон нигезендә, аны рәсми рәвештә эшләмәүче башка кеше рәсмиләштерергә тиеш. Ул кешенең сезнең туганыгыз булу-булмавы, бергә яшәү-яшәмәвегез дә мөһим түгел.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев