Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Яңа уку елында Балтачның берничә мәктәбендә АК Барс банкы белем бирү картасын рәсмиләштерәчәкләр

Әлеге карталар укучыларны финанс грамоталыгына өйрәтә, туклану өчен һәм башка түләү чараларын берләштерә

Район башлагы Рамил Нотфуллин  «Ак Барс» банкы вәкилләре белән очрашты. Очрашуның максаты  – Дәүләт программасы нигезендә мәктәпләрдә Татарстан Республикасында яшәүче балаларның АК Барс банкы белем бирү картасын рәсмиләштерү.

Әлеге карталар укучыларны финанс грамоталыгына өйрәтә, туклану өчен һәм башка түләү чараларын берләштерә.

Карталарны яңа уку елыннан Балтач гимназиясе һәм мәктәбе, Норма, Чепья мәктәпләрендә куллана башлауны тәкъдим итәчәкләр. Банк вәкилләре уку елы ахырында әти-әниләр белән җыелышлар, мәктәпләрдә түләү терминаллары белән эшләячәк хезмәткәрләргә укытулар оештырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев