Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Яшь педагог мошенникларга 1,5 млн сум күчергән

Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган

Менделеевскида яшәүче яшь педагог мошенниклар хәйләсенә эләккән һәм якынча 1,5 млн сум акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Атна ярым дәвамында билгесез кешеләр 23 яшьлек укытучыга шалтыраталар, үзләрен Үзәк Банк һәм салым хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыралар. Алар аны бурычы барлыгына һәм кемдер аның исеменнән кредит рәсмиләштерә алуына ышандыра.

Үгетләүләргә бирелеп, егет мошенниклар счетына 1 462 500 сум күчергән, аның 1,2 млн сумын кредитка алган. «Финанс консультантлар» элемтәгә чыгудан туктагач кына, ул үзенең афера корбаны булуын аңлаган.

Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев