Яшел Үзәндә суд шаурма павильонын япкан
Лаборатор тикшеренүләр иң начар шик-шөбһәләрне раслаган: әзер ризыкларда һәм өслектән бактерияләр табылган
Яшел Үзәндә суд «Шаурма – 24 сәгать» павильонының эшен 60 тәүлеккә туктаткан. Сәбәбе хастаханәдән бактериаль эчәк инфекциясе булган пациент турында ашыгыч хәбәр итү булган. Ачыкланганча, авыру Королев урамындагы нәкъ менә шушы бинада сатып алынган шаурманы кулланган.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшерү уздырган һәм күп кенә хокук бозуларны ачыклаган. Павильонда технологик процессларны сакламаганнар, зоналарны аермаганнар. Персоналны эшкә медицина тикшерүләреннән, прививкалардан һәм гигиена аттестациясеннән башка керткәннәр. Тикшерү вакытында җитештерү контроле дә, юу һәм дезинфекцияләү чаралары да юклыгы ачыклана.
Лаборатор тикшеренүләр иң начар шик-шөбһәләрне раслаган: әзер ризыкларда һәм өслектән бактерияләр табылган. Бу кухняда әзерләү технологиясен, шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм савыт-саба юу режимын бозуларын исбатлый. Шәхси эшмәкәргә карата беркетмәләр төзелгән. Суд «Шаурма – 24 сәгать» павильонының эшен ике айга ябарга карар чыгарган.
Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев