Яшүсмер полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән өчен суд каршында җавап тотачак
Хәзер яшүсмергә срок яный, җинаять эше судка җибәрелгән
Менделеевскида яшәүче 16 яшьлек яшүсмер полиция хезмәткәренә карата көч кулланган өчен суд каршында җавап тотачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Тикшерү версиясе нигезендә, 25 мартта егет дуслары белән подъездда спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Аларны полиция хезмәткәрләре тапкан. Исерек яшүсмерләр качып китәргә булган. Шул вакытта 16 яшьлек гаепләнүче полиция хезмәткәрләренең берсенә карата көч кулланган.
Хәзер яшүсмергә срок яный. Җинаять эше судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев