Игезәкләре булган әти-әниләре һәр балага аерым пособие рәсмиләштерә ала
Ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләр һәр сабыйны карау буенча пособиене аерым алу мөмкинлегенә ия
Моның өчен һәр бала өчен аерым гариза рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр ителә Россия Социаль фонды документларында. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Шәһри Казан» яза.
Шул ук вакытта 1,5 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала караган өчен пособие суммасы бергә кушыла, әмма түләү рәсмиләштерелгән әти-әнинең уртача хезмәт хакының 100% тан артмаска тиеш.
Билгеләп үтелгәнчә, балалар карау буенча ялны әти-әниләр яки башка туганнары рәсмиләштерә ала. Мәсәлән, әни бер баланы карый ала, ә әти — икенчесен, шул ук вакытта икесе дә тиешле отпуск рәсмиләштерә һәм пособие алырга хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев