Йөклелек һәм бала табу буенча пособие суммасы 2027 елда миллион сумнан артып китәчәк
Яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиенең иң зур күләмен шулай ук арттыру планлаштырыла
Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы 2027 елда 1,1 млн сумнан артык тәшкил итәчәк, ә бала карау буенча пособиенең айлык күләме яшь ярымга кадәр 95,5 мең сумга җитәчәк, дип яза Татар информ.
Документта ачыкланганча, йөклелек һәм бала табу буенча отпуск 140 календарь көн дәвам иткән очракта түләүнең максималь суммасы 2026 елда – 955 836 сум, 2027 елда – 1 100 437,8 сум һәм 2028 елда 1 188 465,6 сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең иң зур суммасы 2026 елда 207,5 мең сумнан 2027 елда 238,9 мең сумга һәм 2028 елда 258 мең сумга кадәр артачак.
Яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиенең иң зур күләмен шулай ук арттыру планлаштырыла: 2026 елда аена 83 мең сумнан 2027 елда 95,5 мең сумга һәм 2028 елда 103,2 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев