Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Ипотеканы дәүләт түләячәк

Русиядә дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә дәүләт исәбенә ипотеканы тулысынча түләргә мөмкиннәр

Тиешле закон проектын депутат Нина Останина кертте. Бу хакта ул «Фонтанка»га сөйләгән.

Останина мәгълүматы буенча, закон проекты балалы гаиләләрнең торак проблемаларын хәл итүгә федераль бюджеттан өстәмә акчалар җәлеп итәргә, аларның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә һәм туучылар санын стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Яшь гаиләләргә беренче бала туганда бурычның — 10, икенчесе туганда 20 процентын исәптән чыгарырга тәкъдим итәләр. СВОда катнашучылар бер бала булганда ипотеканың — 40 һәм ике бала булганда 60 процентын каплый алачак. Өч балалы гаиләләр ипотека кредитының 75 процентын түли алачак.

Русия Хөкүмәте башлангычны финанслау мәсьәләсен төгәлләштерү өчен закон проектын эшләп бетерүгә җибәргән дә инде. Яңа законда яңа төзелешләр һәм икенчел торак арасында аерма юк. Әгәр бу закон эшли башласа, дәүләт кешеләргә яңа һәм иске йортларда ипотека өчен азрак түләргә ярдәм итәчәк дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев