Картлык буенча пенсиягә чыгу өчен кирәкле өч шарт
Кеше һәм закон

Картлык буенча пенсиягә чыгу өчен кирәкле өч шарт

Картлык буенча пенсиягә чыгу өчен мөһим булган өч шарт: билгеле бер яшькә җитү, минималь эш стажы һәм тиешле күләмдә пенсия баллары булу.

2024 елда пенсиягә 1961 елгы ир-атлар һәм 1966 елгы хатын-кызлар исәп тота ала. Минималь эш стажы бу вакытка 15 ел булырга тиеш, ә җыелган пенсия баллары — 28,2. 

Хезмәт стажы мөмкинлек бирсә, пенсиягә вакытыннан алда да чыгарга мөмкин: ир-атларның 42 ел, хатын-кызларның 37 ел булырга тиеш, дип яза Шәһри Казан.
 


пенсия

Нет комментариев