Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Казан медицина көллиятенең элеккеге директоры эше судта карала башлады

Казан медицина көллияте директоры 2023 елның 8 августында тоткарланды

Казан шәһәре Идел буе районы судында Казан медицина колледжының элеккеге директоры Зөһрә Хисаметдинова эше карала башлады. Аны ришвәт алуның 123 очрагы һәм вазифадагы затның үз вәкаләтләреннән законсыз файдалануда гаеплиләр, дип яза Татар-информ.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, Зөһрә Хисаметдинова уку йортына кергәндә ярдәм иткәне өчен абитуриентлардан акча алган.

Зөһрә Хисаметдиновага гаепләү бәяләмәсе тапшырылуга биш көн узмаган булганлыктан, суд эшне карау вакытын күчерде. Киләсе суд утырышында 123 эпизодның һәркайсы каралыр дип көтелә.

Казан медицина көллияте директоры 2023 елның 8 августында тоткарланды, аңа 250 мең сум күләмендә 4 ришвәт алу турында гаепләү белдерелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев