Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Казан мэриясе парковка өчен законсыз киртәләр белән ничек көрәшергә кирәклеген аңлатты

Законда инвалидның конкрет автомобиленә парковка урынын беркетү каралмаган, чөнки бу башка инвалидларның хокукларын боза

Казан ишегалларында еш кына үз белдеге белән җир алу фактлары билгеләнә, кайбер яшәүчеләр башкаларга ирекле парковка мөмкинлеген ябалар. Мондый очракларда хокук бозучыларга кая зарланырга?

«Авто парковкасы өчен урынны "броньлау" өчен җирне үз-үзеңә алу (баганалар, чылбырлар, шиналар һәм башка киртәләр урнаштыру) законсыз. Шикаятьне "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша, шулай ук Казан башкарма комитетының административ-техник инспекциясе идарәсенә мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин», – дип аңлаттылар Казан мэриясендә.

Казанның кайбер ишегалларында соңгы вакытта инвалидларның автомобильләрнең номер билгеләре күрсәтелгән «шәхси» парковка урыннары күренде. Законлымы бу?

«Законда инвалидның конкрет автомобиленә парковка урынын беркетү каралмаган, чөнки бу башка инвалидларның хокукларын боза», – дип аңлаттылар Казан мэриясендә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев