Казанда суд приставлары "Алтын" сәүдә үзәген япты.
Кеше һәм закон

Казанда суд приставлары "Алтын" сәүдә үзәген япты.

Бүген суд приставлары хезмәткәрләр һәм арендаторларга хәбәр итеп, шулай ук аларны алга таба ничек эш итәргә икәнне аңлатып, "Алтын" сәүдә үзәген япты.

"Бүген иртән районара аерым башкару производстволары бүлегенә сәүдә үзәгенең эшчәнлеген туктатып тору турында башкару кәгазе алынды. Бу башкару производствосы шунда ук үтәлергә тиешле гамәлләргә карый, шуңа да ук кичектергесез гамәлгә ашырылды", - дип хәбәр итте Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Арсений Галиев. Көндезге өченчедә суд приставлары барлык эшен дә тәмамлады.
Ул шулай ук "Алтын" сәүдә үзәге эшчәнлеген туктату карарын Казанның Вахитов районы прокуратурасы таләбе буенча Вахитов районы суды чыгарган. Элегрәк "Алтын" сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 36 тапкыр бозу очрагы ачыклану турында хәбәр ителгән иде.
Чыганак: "Татар-информ"
Фото: http://www.business-gazeta.ru/article/130004/

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев