Күп балалы ата-аналарга бала карау буенча түләүле больничный срогын озайтырга мөмкиннәр
Хәзерге вакытта җиде яшьтән кечерәк балаларның ата-аналарына елына 60 календарь көннән дә артык больничный түләнми
Россия Президенты Владимир Путин авыру балаларны караган күп балалы ата-аналар өчен түләүле больничныйның дәвамлылыгын арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә диелә Татар-информ чыганагында.
Шул хактагы бурыч Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышы йомгаклары буенча расланган йөкләмәләр исемлегендә бар.
Нормаларны яңадан карау ихтыяҗы гамәлдәге чикләүләр аркасында барлыкка килгән: хәзерге вакытта җиде яшьтән кечерәк балаларның ата-аналарына елына 60 календарь көннән дә артык больничный түләнми.
Совет утырышы барышында билгеләп үтелгәнчә, балалар чиратлап авырып китү ихтималы булган күп балалы гаиләләр өчен бу лимит еш кына җитәрлек түгел. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге категория гражданнар өчен искәрмә ясарга һәм вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләү вакытын арттырырга тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев