Күп балалы гаиләләргә ипотека кредитын каплауга түләүләрне арттырырга тәкъдим итәләр
2019 елдан алып дәүләт ярдәме суммасы 450 мең сум тәшкил итә һәм ул үзгәрешсез кала
Күп балалы гаиләләргә ипотека кредитларын каплау өчен бирелә торган түләү күләмен индексацияли башларга кирәк. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко белдерде, дип яза Татар-информ.
2019 елдан алып дәүләт ярдәме суммасы 450 мең сум тәшкил итә һәм ул үзгәрешсез кала.
«Без өченче бала тугач ипотека кредитын түләүгә бирелә торган субсидияләрнең индексацияләнмәве белән бәйле вазгыятьне яңадан карарга тиеш, ул 2019 елдан шул ук дәрәҗәдә кала – 450 мең сум. Әйе, кайбер төбәкләрдә ул 1 миллион сумга кадәр арттырылган, әмма индексация башкарылмый», – дип билгеләде Рыбальченко.
Аның сүзләренчә, туучылар саны аз булган төбәкләрдә, шулай ук Ерак Көнчыгышта ярдәмне арттыру аеруча мөһим. Анда, аның фикеренчә, түләүләр 1 млн сум тәшкил итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев