Күп балалы гаиләләргә җир урынына акчалата түләү бирү тәртибе билгеләнде
Акчаны алу өчен ата-аналарның яисә вәкаләтле вәкилләрнең берсенә җирле үзидарәнең вәкаләтле органына гариза бирергә кирәк
ТР Министрлар Кабинеты өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге урынына акчалата түләү бирү тәртибен билгеләде, дип яза «Татар-информ».
Карар нигезендә, түләү күләме 200 мең сум тәшкил итәчәк.
Аны Казанда яки Чаллыда даими яшәүче һәм шәхси торак төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару яки бакчачылык өчен җир кишәрлеге алуга рәсми исемлекләргә кертелгән өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр ала алачак.
Акчаны алу өчен ата-аналарның яисә вәкаләтле вәкилләрнең берсенә җирле үзидарәнең вәкаләтле органына гариза бирергә кирәк. Документта гаиләнең барлык әгъзаларының да участокны акчага алмаштыруга ризалыгы расланган булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев