Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Кырыкалдарлар корбаны булмагыз!

Кырыкалдарлар, ягъни мошенниклар кармагына эләгермен дип беребез дә уйламый. Телефонга чит номер шалтыратса да, никтер алабыз, әңгәмәдәшебезнең һәрбер сүзенә ышанып, бер тиенсез калабыз

– Агымдагы елда район полиция бүлегендә интернет челтәре аша кылынган 64 җинаять эше  теркәлгән. Шулар аша райондашларыбызга килгән гомуми зыян 15 миллион 681 мең 440 сумны тәшкил итә. Һәм шуның нибары 2 миллион 668 мең 805 сумын гына хуҗалары кире кайтара алган. Райондашларыбызны һәрчак кисәтеп киләбез кырыкалдарлар турында, ләкин, кызганыч, барыбер дә алар ятьмәсенә эләгүчеләр әледән-әле булып тора, – дип әлеге вәзгыятькә ачык-лык кертте район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина.

Бүгенге язмабызда без кызганыч бер хәл турында сөйләп үтәргә телибез. Райондашыбыз махсус хәрби операциядә катнашып, яраланып кайта. Шул яраланганы өчен аңа берникадәр күләмдә акча да түләнгән була. Ул аларны өйдә саклый.

Көннәрдән бер көнне әлеге райондашыбызның  телефонына билгесез бер номер шалтырата. Аңа ОМС полисының срогы чыгуы турында һәм аны пластик полиска алыштырырга кирәклеге хакында әйтәләр. Шалтыратучы аның барлык персональ мәгълүматларын әйтеп чыга, райондашыбыз  дөреслеген әйткәч, телефонына смс килә, ул андагы саннарны әңгәмәдәшенә әйтә. Шуннан соң аңа ике атна эчендә полис киләчәген хәбәр итеп, сөйләшүне өзәләр. Әзрәктән Госуслугиена смс килеп төшә, анда «подозрительная активность» дип язылган була. Райондашыбыз шикләнеп, анда күрсәтелгән номерга шалтырата һәм шулай итеп челтәр буенча аны төрле «белгечләр» белән тоташтыра башлыйлар. Ахыр чиктә сезнең исемгә кредитлар алынган, банк карталары ачылган дигән сүзләр китә. Шулар булу сәбәпле сезнең өегезгә полиция хезмәткәрләре килеп, тентү оештырачак, әгәр йортыгызда акчалар сакласагыз, аларны алачаклар дип куркыталар. Полиция хезмәткәрләренә әлеге акчалар эләкмәсен өчен үзләренә алып тора алуларын, аннан кире бирәселәрен җиткерәләр. Райондашыбыз бу сүзләргә ышанып, алар тасвирлаган яшь егеткә биш миллион сумнан артык акчасын биреп җибәрә. Шуннан соң берникадәр вакыттан соң гына ул үзенең кырыкалдарлар кулына эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

 

Бу эштә курьер ролен үтәгән кеше Казан медицина университетына читтән килеп укучы 19 яшьлек студент булып чыга. 16 июнь тирәләрендә аңа Телеграмнан шалтыратып, «эш» тәкъдим итәләр. Студентка билгеләнгән бер җиргә барып, андагы кешедән акча алып, шул акчаларны крипто валюталы кошелекка кертергә кушыла, ягъни курьер эше тәкъдим ителә. Заказчы тарафыннан бирелә торган ике мең сум акчага кызыгып җинаять кылган студент егет Балтач районы суды тарафыннан ике елга ирегеннән мәхрүм ителеп, колониягә җибәрелде. Шуның өстенә әле райондашыбызга акчаларны кире кайтарырга дигән дә карар чыгарыла. Республикабызга бөтенләй читтән, Иркутск шәһәреннән укырга килгән бу студент акчага кызыгып, шушы эшкә алынганда үзенең рәшәткә артына эләгә алуын уйладымы икән? Дөрес, сорау алу вакытында ул үзенең нинди эшкә баруын аңлавын әйткән, ләкин акча эшли алу мөмкинлеге аны бик тә кызыктырган. Әлеге язмабыз башка яшьләр өчен дә акыл булсын иде. Ләкин яшьләр дию генә дә дөреслеккә туры килми, шушы көннәрдә Балтач судында 80 яшьлек курьер әбинең дә эше каралачак әле. Аңа да төрмә янамас дип әйтеп булмый. Ә шушы акчаларны үзләштерүчеләр иректә кала. Чөнки алар эзләрен бик яхшы итеп яшерә белә.

 

Хөрмәтле райондашлар, чит номер шалтыратса, алмагыз, социаль челтәрләрдән язсалар, җавап бирмәгез. Ышанмагыз аларга. Сезнең иминлек, тынычлык һәм мөлкәтегез үзегезнең кулларда. Шуны онытмагыз һәм сак булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев