Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Мәк үстергән өчен бер райондашыбыз җәзага тартылды

Гаепләнүче үз гаебен таныган, бу үсемлекләрне кулинариядә куллану өчен үстерүен аңлаткан.

Мәк үстергән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный ала, чөнки Мәк төренең теләсә кайсы төре тыелган матдәләрне үз эченә ала, аерма бары тик аларның күләмендә генә.

Россиядә составында наркотик матдәләр булган мәк чәчәген үстерү тыела, моның өчен РФ Җинаять кодексының 231 маддәсе каралган. 

Мәкне күп күләмдә үстергәндә җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Зур үлчәм булып 10 үсемлек, аеруча зур үлчәм булып 200 үсемлек санала. Азрак утыртылган булса, бу осракта административ җаваплылык каралган.

РФ Җинаять кодексының 231 маддәсе нигезендә, мондый үсемлекләрне үстергән өчен җинаятьнең авырлыгына карап, бакчачыга йә 300 мең сумга кадәр штраф, йә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, йә 2 елга кадәр иреген чикләү, йә 2 елдан 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Мисал итеп Балтач районының бер  авылыннан пенсионер Е.ның тарихын китерергә мөмкин. Ул, мәкне үстерү закон белән тыелганлыгын белеп, 2025 елның май башыннан июленә кадәр бакчасында наркотик матдәләр булган 280 данә мәк үстергән.

Гаепләнүче үз гаебен таныган, бу үсемлекләрне кулинариядә куллану өчен үстерүен аңлаткан.

Татарстан Республикасы Балтач район суды тарафыннан гаепләнүче Е.РФ Җинаять кодексының 231 маддәсенең 2 нче өлешендәге «в» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнде, сынау срогы 6 айга билгеләнде.

Шуны истә тотарга кирәк: мәк үз участогында табылса, аны кичекмәстән юк итәргә кирәк. Кибеттә кулинария максатларында кирәкле күләмдә мәк сатып алу үзеңнең абруеңны мәңгегә бозуга караганда күпкә арзанрак булачак.

Шәмсетдинова М. Ш.,

ТР Балтач районы судының суд утырышы секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев