Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Максатчан эшли дип әйтер идек...

Коррупциягә каршы көрәштә массакүләм мәгълүмат чараларының роле зур.

Моның шулай икәнлеген җәмгыять таныды инде. Халыкка хокукларын аңлатып язу, антикоррупцион юнәлештә интервьюлар үткәрү, ришвәтчелекне, гомумән ришвәтчеләрне “көн геройлары” итеп таныту өлкәсендә газета-журналлар, радио-телевидение максатчан эшли дип әйтер идек, быелның беренче яртыеллыгында республикабызда программалар, документаль фильмнар, гомумән, аңлату-пропаганда эшләре узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2 тапкырга ким дөнья күргән. Узган ел беренче кварталда 1091 материал булса, быел ул 547 генә, дәүләт, җирле үзидарә органнары вәкилләренең чыгыш ясаулары да кимегән, 412 дән 366га калган. 17 районда беренче кварталда чыгышлар бөтенләй дә булмаган. Кайсыберсендә рәсми сайтлар да яңартылмаган килеш. Балтач районына килгәндә, районның ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе район газетасы һәм «Кайтаваз» радиосы аша даими эшчәнлек алып бара, шуңа да Балтач тәнкыйтькә эләккән районнар рәтендә күренми.

Ришвәтчелеккә каршы оештырылган сайты да һәрчак яшел зонада тора. Ришвәтчелек күп очракта гражданнарның үз хокукларын белмәгәнлектән килеп чыга. Шуңа күрә гражданнарны үз хокукларын белергә өйрәтү зарурлыгы килеп туа. Массакүләм мәгълүмат чараларында  аңлату  эшләрен аңлаешлы итеп алып бару сорала. “Хезмәт” газетасында һәм сайтында дөнья күргән “Биш сорауга – биш җавап” рубрикасы, оешма-предприятие, учреждениеләрнең еллык хисап җыелышларыннан репортажлар – аларның һәммәсе дә ришвәтчелек алымын кисәтү һәм киметүгә корылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев