Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Машина давылда зыян күрсә нишләргә?

Җилле, давыллы көннәрдә машинаны куркынычсыз урыннарга, ябык парковкаларга куярга тырышыгыз

Автомобиль табигый бәла-казадан зарар күрсә, нишләргә? Бу хакта «Ирек мәйданы» менә нәрсәләр яза.

Иминият компаниясеннән: — Машинага табигый бәла-каза аркасында зыян килгән икән, аны фотога, видеога төшерегез. Бу хакта 102 яки 112 номерына шалтыратып, хәбәр итегез. ОСАГО иминиятләштерүе табигый бәла-казадан килгән зыянны капламый.

Ә менә КАСКО иминияте бар икән, иминият компаниясе белән элемтәгә керергә кирәк булачак. Машинагызга агач ауса, башка шундый зыян килсә, бу эштә катнашы булган якларны чакыртырга кирәк.

Әйтик, янәшәдәге йортның идарәче компаниясе вәкилен, шәһәр хакимиятеннән белгечләрне, юл иминлеге инспекторын һәм башкаларны. Машинаны мөстәкыйль кузгатып булмаса, эвакуатор чакыртырга туры киләчәк. Гаепле дип саналган якны судка бирергә мөмкин. Гомумән, җилле, давыллы көннәрдә машинаны куркынычсыз урыннарга, ябык парковкаларга куярга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев