Машина йөртү таныклыгын алыштыру: Кайсы очракта медицина белешмәсеннән башка эшләргә була
Әгәр машина йөртү таныклыгын алганнан соң 5 ел узгач югалтса, аңа яңа таныклыкны 5 елга бирәчәкләр
Машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен кешегә элеккеге машина йөртү таныклыгын, Россия гражданы паспортын, шулай ук 003‑В/у формасы буенча медицина белешмәсен күрсәтергә кирәк булачак. «Татар – информ» нинди очракларда моны медицина белешмәсеннән башка да эшләп булуын ачыклады.
Машина йөртү таныклыгы 10 ел дәвамында гамәлдә. Шуңа күрә аларның срогы беткәч, машина йөртүчегә таныклыкны алыштырырга кирәк. Әмма кайбер очракларда машина йөртүче яңа таныклык алуга гариза бирергә мәҗбүр була. Мәсәлән, документ югалган очракта яки ул яраксыз хәлгә килгән очракта, шулай ук медицина күрсәтмәләре буенча.
Гамәлдә булу вакыты чыккан яки медицина күрсәтмәләре буенча хокуклар алыштырылган очракта медицина белешмәсе булу мәҗбүри, аннан башка яңа таныклык бирүдән баш тартырга мөмкиннәр.
Әгәр дә автомобиль йөртүче искесен югалту яки иске таныклыкның яраксыз хәлгә килүе аркасында яңа таныклык ала икән, ул чагында медицина белешмәсе таләп ителми. Ләкин бу очракта яңа таныклыкны иске таныклыкның вакыты беткәнче биреләчәк. Мәсәлән, әгәр машина йөртү таныклыгын алганнан соң 5 ел узгач югалтса, аңа яңа таныклыкны 5 елга бирәчәкләр. Ләкин әгәр дә ул медицина белешмәсен тәкъдим итсә, яңа документны 10 елга да алырга мөмкин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев