Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, күрсәтелгән вакытта тиешле дәүләт органнары барлык кирәкле закон актларын кабул итәчәк, шулай ук тәфсилле аңлатмалар әзерләячәк
Машина йөртүчеләргә медицина тикшерүе үткәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр 2027 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза Татар-информ.
Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, күрсәтелгән вакытта тиешле дәүләт органнары барлык кирәкле закон актларын кабул итәчәк, шулай ук тәфсилле аңлатмалар әзерләячәк.
Элегрәк 2025 елның 1 сентябреннән исереклек халәтен тикшерүнең яңа тәртибе үз көченә керүе турында хәбәр ителгән иде.
«Медицина тикшерүе процессына яки белешмә формасына 1 сентябрьдән бернинди үзгәрешләр дә кертелмәячәк», — дип аңлаттылар Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев