Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Машина номеры югалса, нишләргә?

Югалган номерның дубликатын шәхси компанияләрдә эшләтергә мөмкин.

Мари Иле якларында булып кайттым. Чокырлы юллардан барырга туры килде, көн яңгырлы иде. Машинаның номеры төшеп калган. Миңа хәзер ЮХИДИ идарәсенә барыргамы? Кулдан язылган кәгазь номер белән генә йөреп торырга ярамыймы? дип яза укучыбыз.

Сорауга Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре менә нәрсә дип җавап бирде.

— Дәүләт номерын югалткан өчен штраф каралмаган, әмма Россия Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, теркәлү номеры булмаса, 5 мең сум күләмендә штраф яный. Номер багажникта ятса да, автомобильнең алгы тәрәзәсенә сөяп куелган булса да, номерны тиешле урынга беркетмәгән өчен, штраф салырга мөмкиннәр. Ишегалдында, парковкадагы номерсыз машинаны эвакуатор алып китә ала. Кәгазь номер ябыштырып кую кагыйдә бозуга керә.

Югалган номерның дубликатын шәхси компанияләрдә эшләтергә мөмкин. Алар хакында ЮХИДИ идарәсеннән сорашырга була. Номерны кабат ясату — 1000-1500 сум тирәсе. Гадәттә, баруга ук эшләп бирәләр.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев